Эчтәлек

1941 елның август–ноябрендә Бөгелмә шәһәрендә 352 нче укчылар дивизиясе буларак оештырыла.

Башлыча Татарстанның запастагы кадрларыннан туплана. Беренче командиры — подполковник Ю.М.Прокофьев. Дивизияне фронтка озату алдыннан ТАССР ЮС Президиумы рәисе Г.А.Динмөхәммәтов республика хезмәт ияләре исеменнән полкларга шефлык байраклары тапшыра.

Орша укчы дивизиясе 20 нче, 5 нче, 49 нчы, 31 нче армияләр составында була. Мәскәү янында — Волоколамск шәһәре районында беренче мәртәбә сугышка керә. Смоленск өлкәсен һәм Белоруссияне азат итүдә катнаша, немец гаскәрләрен Польша һәм Көнчыгыш Пруссия җирләрендә тар-мар итешә. Сугышчан юлын Чехословакиядә тәмамлый.

Орша шәһәрен алганы өчен Орша дивизиясе дигән мактаулы исем бирелә (1944, июнь). Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Гильманов З.И. Трудящиеся Татарии на фронтах Великой Отечественной войны. К., 1981;

Дюрягин Г.М. Сквозь пламя войны. К., 1982.

Автор — В.Ф.Телишев