Эчтәлек

1942 елның март-май айларында Казанда һәм Дзержинск шәһәрендә (хәзер Горький өлкәсе) 91 нче аерым танк бригадасы буларак оештырыла.

Командирлары — полковник И.И.Якубовский, полковник В.И.Тутушкин.

1942–1945 елларда Сталинград һәм Курск дугасы сугышларында, Украина һәм Польшаны азат итүдә, Берлинны штурмлауда һәм Прага хәрби операциясендә катнаша.

1943 елның ноябрендә оккупацияләнгән Фастов шәһәрен (Украина) азат иткәне өчен Фастов исеме бирелә.

Сугышчан казанышлары өчен Ленин ордены, Кызыл Байрак, Суворов һәм Богдан Хмельницкий орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Якубовский И.И. Земля в огне. М., 1975.                           

Автор — В.Ф.Телишев