Гаскәрләр тезелгәндә уң флангта — уң канат вәкилләре, сул флангта — сул канат урнаша. Уң һәм сул канат әмирләре (ханнар) дәүләтнең феодал иерархиясендә үзләренә туры килгән урынны били. Гомумкабилә җыеннарында югары хакимнең уң ягында – олы уллары һәм аларга буйсынган ыру башлыклары, сул якта кече уллары һәм алар тарафында булган ыру башлыклары урнаша. Алтын Урданың уң канаты — Ак Урда, сулы Күк Урда дип атала.

Автор — Ә.Г.Мөхәммәдиев