Биографиясе

1936 елның 22 феврале, Юдино районы Яңа Тормыш авылы – 2020 елның 12 июне, Мәскәү.

Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлар академиясен (1959, Мәскәү), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге Хәрби академиясе каршындагы Югары оборона курсларын тәмамлый (1990).

1959 елдан Хәрби Һава Көчләренең В.П.Чкалов исемендәге фәнни-тикшеренү институтында. 1987 елдан СССР Оборона министрлыгы үзәк аппаратында.

1989–1996 елларда Россия Хәрби Һава Көчләре баш командующие урынбасары, бер үк вакытта 1994 елдан РФ Хәрби Һава Көчләренең баш инженеры. 1996 елдан «Звезда-Стрела» дәүләт фәнни-производство үзәгенең генераль директоры – генераль конструкторы урынбасары. 1999 елдан «Приоритет XXI» Оборона предприятиеләре фонды президенты.

Хезмәтләре, уйлап табулары авиация, ракета, космик техника һәм кораллары өлкәсенә карый.

Бүләкләре

РФ Дәүләт бүләге лауреаты (1997). 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен», «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.