- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (31.5.1945), полковник
1919 елның 21 ноябре, Казан губернасы, Алабуга өязе Бондюг Заводы поселогы (хәзерге Менделеевск шәһәре) — 1985 елның 2 декабре, Мәскәү.
Ленинград хәрби училищесен (1941), «Выстрел» курсларын (Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәре, 1946), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү, 1950) тәмамлый.
1939 елдан Кызыл Армия сафларында.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 33 нче армиянең 383 нче укчы дивизиясе 694 нче укчы полкның батальон командиры. Көнбатыш, 1 нче Белоруссия һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү сугышында (1941–1942), Ржев-Вязьма операциясендә (1942), Смоленск (1943), Белоруссия (1944) һәм Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
Берлинда дошманнар төркемен юк итү операциясендә батырлык күрсәтә. 1945 елның 27–28 апрелендә М.В.Суднишников җитәкчелегендәге батальон, дошманның тере көчләре һәм техникасына зур зыян китереп, берничә торак пунктны яулап ала.
Сугыштан соң армиядә хезмәтен дәвам итә.
1951–1958 елларда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә укыта.
1959 елдан запаста, СССР Фәннәр академиясенең Элементорганик кушылмалар институтында (Мәскәү) эшли.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
М.В.Суднишников бюсты Менделеевск шәһәренең Геройлар аллеясында урнаштырыла. Шунда ук аның исеме белән урам атала.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 844, 849, 853, 854;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 153.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.