- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1940 елның 21 марты), полковник
1905 елның 9 гыйнвары, Алабуга шәһәре — 1982 елның 2 сентябре, Мәскәү.
Мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Куйбышев Затоны поселогындагы суднолар ремонтлау заводында, аннары колхозда эшли.
1926–1928 елларда һәм 1931 елдан Кызыл Армия сафларында.
Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәре Хәрби пехота училищесен тәмамлый.
Совет-фин сугышында катнаша, 7 нче армиянең 86 нчы укчы дивизиясе 330 нчы укчы полкның батальон командиры.
Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре составында Виипури шәһәре (хәзер Ленинград өлкәсенең Выборг шәһәре) янындагы сугышларда батырлык күрсәтә. 1940 елның мартында Спирьков җитәкчелегендәге батальон, дошманның тере көчләре һәм сугышчан техникасына зур зыян китереп, Скиппари торак пунктының төньяк читен яулап ала. Вилайоки пункты өчен барган бәрелештә Спирьков авыр яралана, әмма сугыш кырын ташлап китми.
Бөек Ватан сугышы елларында Казан, Ульяновск, Загорск шәһәрләрендә хәрби комиссар булып эшли.
1954 елдан отставкада, Мәскәүдә яши.
Ике Ленин ордены, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Герой бюстлары Алабуга шәһәренең Хәтер мәйданында һәм Спас районының Болгар шәһәрендәге Геройлар аллеясында урнаштырыла.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 215, 223, 226, 227;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 150.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.