- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1944 елның 19 августы), генерал-лейтенант (1981), хәрби фәннәр кандидаты (1968)
1913 елның 12 октябре, Казан — 1983 елның 21 августы, Мәскәү.
Мәктәпнең җиде сыйныфын, Казан авиация институтының ике курсын тәмамлый, Казан мех фабрикасында, Казан ГРЭСында, Казан язу машиналары заводында слесарь булып эшли.
1935 елдан Кызыл Армия сафларында.
Оренбург очучылар хәрби авиация мәктәбен (1937), профессор Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлар академиясен (Мәскәү, 1948), К.Е.Ворошилов исемендәге СССР Кораллы Көчләре Генштабы Хәрби академиясен (Мәскәү, 1955) тәмамлый.
Совет-фин сугышында катнаша.
1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 2 нче гвардия авиация корпусының 2 нче гвардия авиация дивизиясе 3 нче гвардия авиация полкының сәяси эшләр буенча командир урынбасары.
Өч елда (1944 елның июленә) ДБ-3 һәм Ил-4 бомбардировщиклары белән дошман тылындагы хәрби сәнәгать объектларына 197 хәрби очыш ясый.
1964 елдан К.Е.Ворошилов исемендәге СССР Кораллы Көчләре Генштабы Хәрби академиясендә укыта.
1974 елдан отставкада, Мәскәүдә яши.
Ике Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Исеме Казан урамына бирелә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 149.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.