- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1945 елның 29 июне, үлгәннән соң), капитан
1913 елның 17 гыйнвары, Казан губернасы, Чистай өязе (хәзерге Чистай районы) Мөслим авылы — 1945 елның 13 марты, Бичке шәһәре, Венгрия.
Мәктәпнең сигез сыйныфын, Чистай педагогика техникумын тәмамлаганнан соң, Чистай кантонының Шахмай авылы мәктәбе директоры булып эшли.
1935–1937 елларда Кызыл Армия сафларында, 1939 елда яңадан мобилизацияләнә..
Командирлар составын камилләштерү курсларын тәмамлый (1938).
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче Украина фронтында 27 нче армиянең 78 нче Запорожье Кызыл байраклы Суворов орденлы укчы дивизиясе 458 нче Дебрецен Богдан Хмельницкий орденлы укчы полкы 2 нче батальоны өлкән адъютанты. Дала, Воронеж һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Белгород-Харьков (1943) һәм Житомир-Бердичев (1943–1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
Тюкреш хуторы (Бичке шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак, Венгрия) янында дошман контрһөҗүмен кире кайтарганда батырлык күрсәтә. 1945 елның 13 мартында сафтан чыккан рота командирын алыштыра. Шәхсән үзе яндыргыч сыекча белән 2 танкны яндыра.
Сугышта һәлак була.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медаль белән бүләкләнә.
Чистай шәһәрендә Ситдыйков исеме белән урам атала. Туган авылында Герой бюсты, Чистайда Геройлар Аллеясында барельефлы стела урнаштырыла.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 147;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 667, 704.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.