- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (23.9.1944, үлгәннән соң), гвардия лейтенанты
1915 елның 22 мае, Казан губернасы, Чистай өязе Яуширмә авылы — 1944 елның 22 июле, Украинаның Львов өлкәсе Жолква районы Воля-Гомулецкая авылында җирләнә.
Педагогика училищесен (Казан, 1935), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1938) тәмамлаганнан соң, Красный Бор районы Салагыш авылында (хәзерге ТР Әгерҗе районы) мәктәп директоры булып эшли.
1939 елдан Кызыл Армиядә.
Ульяновск танк училищесен (1941) тәмамлый.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 7 нче гвардия танк корпусы 56 гвардия танк бригадасының танк ротасы командиры. Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Житомир-Бердичев (1943–1944), Проскурово-Черновцы һәм Львов-Сандомир (икесе дә — 1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1944 елның июлендә Куткож станциясе янында барган сугышларда батырлык күрсәтә. Г.Н.Шәмсетдиновның ротасы немец бронепоездын яндыра һәм кичүне яулый. Әлеге сугышта 80 гә якын фашистны юк итә.
Гомулец хуторы янындагы Воля-Гомулецкая станциясен (хәзер юк) азат итү барышында дошманның контрһөҗүмен кире кайтарганда һәлак була.
Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медаль белән бүләкләнә.
Г.Н.Шәмсетдиновның бюсты Чистай районы Яуширмә авылында, барельефы куелган стела Чистайдагы Геройлар аллеясында, барельефы Әгерҗе шәһәрендә урнаштырыла.
Әгерҗедәге һәм Чистайдагы урамнарга аның исеме бирелә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 184;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 667, 700.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.