Биографиясе

1901 елның 22 гыйнвары, Казан губернасы, Тәтеш өязе (хәзерге Буа районы) Зур Фролово авылы — 1972 елның 4 ноябре, Мәскәү.

1919 елдан Кызыл Армиядә. Гражданнар сугышында катнаша; Көньяк фронтта барон П.Н.Врангельнең ак армиясенә каршы сугыша.

Ф.Э.Дзержинский исемендәге артиллерия академиясен тәмамлый (Мәскәү, 1934).

1923–1938 елларда Кызыл Армиянең артиллерия подразделениеләрендә командирлык вазифаларында.

1938–1941 елларда СССР ХКС каршындагы Оборона комитетында.

Бөек Ватан сугышы вакытында 249 нчы укчы дивизиянең артиллерия командиры (полковник), 1942 елдан Калинин, Брянск, 1 нче Балтыйк буе фронтларында 16 нчы гвардия укчы дивизиясе һәм 36 гвардия корпусы командиры (генерал-майор), 1944 елдан 3 нче Белоруссия һәм 1 нче Украина фронтлары составында 5 нче һәм 31 нче армияләр командующие (генерал-лейтенант).

1944 елның җәендә аның корпусы Белоруссиянең Витебск өлкәсендәге Орша шәһәрен азат итә Нема елгасын кичә һәм фашистларны Литваның Калвария шәһәреннән куып чыгара.

1945 елның гыйнварында аның 31 нче армиясе немецларның  Ширвиндт (хәзер Кутузово поселогы, Калининград өлкәсе), Лабиау (хәзер Полесск шәһәре, Калининград өлкәсе), Тапиау (хәзер Гвардейск шәһәре, Калининград өлкәсе) шәһәрләрен яулый һәм Кенигсберг (хәзер Калининград) шәһәреннән көньяктарак Фришес-Хафф култыгына (хәзер Калининград култыгы) чыга.

1945 елның мартында штурм белән Хайлигенбайль (хәзер Калининград өлкәсенең Мамоново) шәһәрен ала. Меңнәрчә әсир, күп кенә корал һәм хәрби техника кулга төшерелә. Берлинны алуда һәм Праганы азат итүдә катнаша.

Сугыштан соң 31 нче армия белән җитәкчелек итә, 1948 елда К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академия каршындагы курсларны тәмамлаганнан соң,  Донбасс, Баку, Урал һава һөҗүменнән саклану районнары гаскәрләре командующие, 1956 елдан Хәрби-командирлар академиясе башлыгы (Мәскәү).

1959–1966 елларда Варшава договорында катнашучы илләрнең Берләшкән кораллы көчләре штабында.

1950–1954 елларда СССР ЮС депутаты.

1965 елдан запастагы генерал-полковник.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 2 нче дәрәҗә Кутузов, 2 нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий орденнары, медальләр, чит дәүләтләр бүләкләре белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюстлары Буа шәһәренең Үзәк мәйданында мемориаль комплекс территориясендә һәм Зур Фролово авылында урнаштырыла.

Туган авылында һәм Буада урамнарга аның исеме бирелә.

П.Г.Шафранов исемен СССР диңгез флоты министрлыгы судносы йөрткән.

Әдәбият   

Великая Отечественная война 1941–1945: Энциклопедия. М., 1985;

Великая Отечественная. Командармы: Военный биографический словарь. М., 2005;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 653, 668;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 187.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов