Биографиясе

1924 елның 3 апреле, Башкортстан Республикасының Балтач районы Текән авылы – 2000 елның 27 июле, Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Чорголды авылы.

Тәтешле районының «Спартак» колхозында эшли.

1942 елдан Кызыл Армия сафларында.

1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 988 нче укчы полкта (5 нче удар армиянең 230 нчы укчы дивизиясе), взвод командиры ярдәмчесе (разведчик-минометчы). 4 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Донбасс (1943), Мелитополь (1943) һәм Варшава-Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Разведка операцияләре барышында «тел»не, төркем белән штабны, немец генералын һәм дошманның оператив карталарын кулга төшерә. Берлин тирәсендәге Руммельсбургер күле янында Шпрее елгасын кичеп чыкканда батырлык күрсәтә: 1945 елның 24 апрель төнендә беренчеләрдән булып елганы кичә һәм көнбатыш ярда плацдармны яулап ала; взвод, дошман оборонасын өзеп, аны Берлинның Трептов районына таба кысрыклый башлый. Сафтан чыккан командирны алыштырып, Г.С.Сәетов подразделение белән җитәкчелекне үз өстенә ала, дошманның берничә контрһөҗүмен кире кайтарып, плацдармны тотып тора һәм батальон подразделениеләренә елганы кичеп чыгуны тәэмин итә.

Сугыштан соң Киров исемендәге колхозда (Тәтешле районы) эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Югары Тәтешле авылының бер урамы Г.С.Сәетов исеме белән атала.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин