Биографиясе

1924 елның 1 гыйнвары, Арча кантоны (хәзерге Арча районы) Түбән Оры авылы – 2012 елның 16 феврале, Мәскәү.

1930 елдан Үзбәкстан ССРның Харезм өлкәсе Үргәнеч шәһәрендә яши, шунда мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлый (1941).

1942 елдан Кызыл Армия сафларында.

Ташкент пехота училищесенең тизләтелгән курсларын (1943), «Выстрел» курсларын (Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәре, 1944) тәмамлый.

1943 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 518 нче укчы полкта отделение командиры (63 нче армиянең 129 нчы укчы дивизиясе). Брянск, Үзәк һәм Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Орёл, Брянск һәм Гомель-Речица һөҗүм операцияләрендә катнаша (барысы да – 1943 елда).

Вяжи (Орёл өлкәсе Залегощь районы) авылы янындагы сугышларда батырлык күрсәтә. 1943 елның 12 июленнән 3 августына кадәр дошманның 40 тан артык солдатын юк итә. Сугышның хәлиткеч мизгелләрендә башта – взвод командирын, аннары, рота командирын алыштырып, сугышчыларны дошманга каршы штык һөҗүменә күтәрә.

1945 елдан запаста. 1946-1947 елларда М.Горький исемендәге артель рәисе урынбасары (Үргәнеч шәһәре). 1947 елда Мәскәүгә күчеп килә. «Мособлхудожник» берләшмәсенең рәссам-оформляющие була. «Промэнергопроект» институтында, «Энергопром» Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтында, «Союзводоканалпроект» проект институтында эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюсты Арча шәһәренең «Дан» мемориаль комплексы территориясендә урнаштырыла. Чаллы шәһәре һәм Түбән Оры авылы урамнарына аның исеме бирелә, туган мәктәбе бинасына мемориаль такта куела.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 419, 451;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 137.