Биографиясе

1913 елның 25 ноябре, Сембер губернасы, Сембер өязе Максимовка авылы – 1946 елның 21 апреле, Украина ССР, Ивано-Франковск өлкәсе Городенко шәһәре.

Туган авылы колхозында хисапчы булып эшли.

1936–1940 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

Совет-фин сугышында катнаша.

1943 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 565 нче укчы полкның отделение командиры (40 нчы армиянең 161 нче укчы дивизиясе). Воронеж, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Белгород-Харьков операцияләрендә (1943 ел), Днепр елгасы өчен сугышта (1943 ел), Умань-Ботошаны һәм Дебрецен һөҗүм операцияләрендә (1944 ел) катнаша.

Днепр елгасын кичеп, Луковица авылы янында (Украина ССР, Черкассы өлкәсе Канев районы) батырлык күрсәтә. 1943 елның 23 сентябрь төнендә сугышчылары белән көймәдә дошман уты астында елганы кичеп чыгып, уңъяк ярда плацдарм яулап алалар һәм полк подразделениеләре килгәнче аны тотып торалар.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Тәтеш шәһәрендә Дан мемориалы территориясендә М.Г.Рыжов бюсты, Украинаның Ивано Франковск өлкәсе Городенковск районы Незвиско авылында обелиск урнаштырыла. Тәтештә һәм туган авылында урамнарга аның исеме бирелә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 131;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2025. Т. 3. С. 447, 482, 483.