Биографиясе

1929 елның 24 августы, Чаллы кантоны, хәзер Сарман районы Сөлек авылы.

Танк училищесен (1950 ел), Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясен (Мәскәү, 1963 ел), Генштаб хәрби академиясен (Мәскәү, 1971 ел) тәмамлый.

1975 елдан Төньяк гаскәрләре төркеменең командующие урынбасары, 1980 елдан Карпат буе хәрби округында.

1984–1988 елда СССР Кораллы көчләренең Көньяк-Көнбатыш юнәлеше гаскәрләренең башкомандующие урынбасары.

1988 елның июленнән запаста, Львов шәһәрендә (Украина Республикасы) яши.

Бүләкләре

Орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.