Биографиясе

1920 елның 10 феврале, Казан губернасы, Казан өязе (хәзерге Биектау районы) Керасиново авылы — 1994 елның 5 ноябре, Киев.  

Җиде сыйныфны һәм фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлаганнан соң Казанда эшли.

1938 елдан Кызыл Армия сафларында.

Очучыларның К.Е.Ворошилов исемендәге 1 нче Чкалов хәрби авиация училищесен (Оренбург шәһәре, 1940), Ю.А.Гагарин исемендәге Хәрби һава академиясен (Мәскәү өлкәсенең Монино штп, 1949), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге хәрби академиясен (Мәскәү, 1960) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы фронтларында 1941 елның июненнән, Төньяк-Кавказ, Көньяк-Көнбатыш фронтларында 4 нче һава армиясенең 9 нчы гвардия истребительләр авиациясе дивизиясе 42 нче гвардия истребительләр авиациясе полкы эскадрилья командиры урынбасары.

1943 елның июненә 378 хәрби очыш ясый, 61 һава сугышында дошманның шәхсән — 11, төркем составында 5 самолётын бәреп төшерә. 1945 елның мартына 507 сугышчан очыш ясый, 108 һава сугышы уздыра, берүзе — 19, төркемдә 6 самолётны бәреп төшерә, штурм хәрәкәтләре башкарып, җирдәге 4 самолётны — берүзе, 10 самолётны төркем белән яндыра.

Сугыштан соң хезмәтен СССР Хәрби Һава Көчләрендә дәвам итә. Төньяк Кавказ хәрби округы авиациясе белән җитәкчелек итә. 

1980 елдан отставкада. Ростов-Дон, соңыннан Киев шәһәрләрендә яши.

Бүләкләр

Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Биектау посёлогында Геройлар аллеясында бюсты куелган. Биектау районы Биектау һәм Чыпчык авыллары урамнарына аның исеме бирелә.

Әдәбият  

Батырлар Китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 81, 82, 108;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 119.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина