- РУС
- ТАТ
генерал-майор (1990)
1945 елның 1 сентябрендә Аксубай районы Ерепкино авылында туа.
Омск танк техник училищесен (1966), Советлар Союзы Маршалы Р.Я.Малиновский исемендәге Мәскәү хәрби бронетанк гаскәрләре академиясенең инженерлар факультетын (1973) һәм җитәкче инженерлар составы факультетын (1982), СССР Кораллы көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге Академиясен (Мәскәү, 1986) тәмамлый.
1962–1963 елларда Серов исемендәге металлургия заводында (Свердловск өлкәсе, Серов шәһәре) эшли.
1963 елның августыннан Совет Армиясе сафларында. 1966–1969 елларда Германиядә (Стендаль шәһәре) совет гаскәрләре төркеменең техника буенча рота командиры урынбасары.
1973–1980 елларда Ерак Көнчыгыш хәрби округында танк полкының техника буенча командир урынбасары, армияне коралландыру идарәсенең бронетанк хезмәте башлыгы урынбасары.
1982–1984 елларда Киев хәрби округында (Артёмовск шәһәре) кораллану буенча дивизия командиры урынбасары.
1986–1993 елларда Семипалатинск шәһәрендә һәм Германиядәге Көнбатыш гаскәрләре төркемендә кораллану буенча идарә башлыгы — кораллану буенча армия командующие урынбасары.
1993 елдан отставкада.
2005–2006 елларда Аксубай районының Иске Тимошкино авылы җирлеге башлыгы.
2007 елның гыйнварыннан «Камагросервис» ярдәмче хуҗалыгының куркынычсызлык хезмәте башлыгы (Аксубай районы Яңа Тимошкино авылы).
3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.