Биографиясе

1912 елның 14 сентябре, хәзер БРның Ярмәкәй районы Яңа Шах авылы —1993 елның 30 гыйнвары, Украина, Ялта шәһәре.

Казан хәрби пехота училищесен (1936) тәмамлый.

1933 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет гаскәрләренең Көнбатыш Украина походында (1939), совет-фин сугышында катнаша.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия авиация дивизиясендә өлкән штурман (еракка очучы 3 нче гвардия авиация корпусы). 1944 елның мартына дошманның һәм тупланган гаскәрләрен һәм ерак тылындагы хәрби-сәнәгать үзәкләрен бомбага тоту максаты белән 183 сугышчан очыш ясый.

1954 елдан отставкада.

«Белем» җәмгыятендә эшли, ДОСААФ оешмасы рәисе, автомәктәптә укыту-тәрбия эшләре буенча рәис урынбасары (Ялта шәһәре) булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Ялта шәһәренең мактаулы гражданы.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1965. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1988. Т. 2.      

Автор — М.З.Хәбибуллин