Биографиясе

1897 елның 4 апреле, Казан губернасы, Зөя өязе Карагуҗа авылы — 1978 елның 19 марты, Украина ССР, Одесса шәһәре.

1 нче Мәскәү артиллерия командирлары составы курсларын (1920), артиллерия командирлары составы белемен күтәрү курсларын (Пушкино шәһәре, 1926), Хәрби техник академия каршындагы техник белем күтәрү академик курсларын (Ленинград, 1931), Хәрби техник академия каршындагы югары командирлар составы белемен күтәрү курсларын (Ленинград, 1939) тәмамлый.

1908 елдан Казанда, 1910–1916 елларда тукучы, икмәк пешерүдә ярдәмче булып эшли.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша; 1916 елларда 2 нче запастагы артиллерия бригадасы рядовое, 1916–1918 елларда Көньяк-Көнбатыш фронтның 8 нче артиллерия бригадасы фейерверкер-разведчигы. Гражданнар сугышы елларында, 1918–1919 елларда, 27 нче укчы дивизиянең Сулъяк яр төркеме (Иделдә) 1 нче Тверь полкы кызылармиячесе, Чех-словак корпусы һәм КОМУЧның Халык армиясе частьларыннан Лаеш, Чистай, Бөгелмә, Уфаны азат итүдә, адмирал А.В.Колчакның Ак армиясенә каршы Көнчыгыш фронттагы сугышларда катнаша.

1920–1921 елларда генерал П.Н.Врангель Ак армиясенә каршы Көньяк фронтта сугыша.

1921–1922 елларда 52 нче укчы дивизиянең 2 нче җиңел артиллерия дивизионында взвод командиры, Н.И.Махно җитәкчелегендәге баш күтәргән крәстияннәр армиясенә каршы көрәшә.

1922–1937 елларда Украина Хәрби округында: 1923–1928 елларда 15 нче Сиваш укчы дивизиясенең 44 нче укчы полкында взвод, батарея, дивизион командиры, 1928–1932 елларда 7 нче укчы корпусының 7 нче авыр артиллерия полкында дивизион командиры, 1933–1937 елларда 100 нче укчы дивизиядә 100 нче артиллерия полкы командиры.

1937–1940 елларда Киев Хәрби округында: 1937–1938 елларда штабның артиллерия бүлегендә артиллерия буенча тәэминат башлыгы, 1938–1940 елларда 46 нчы укчы дивизиядә артиллерия башлыгы.

Бөек Ватан сугышында катнаша: 1941–1942 елларда Балтыйк буе фронтында 8 нче армиянең 10 нчы укчы корпусы артиллерия командиры, Ленинград фронтында Нева оператив төркеменең артиллерия башлыгы, 1942–1943 елларда Төньяк-Көнбатыш фронтта 1 нче удар армия гаскәрләре командиры урынбасары, 1943–1945 елларда 2 нче Балтыйк буе фронтында 6 нчы гвардия армиясе гаскәрләре командиры урынбасары.

1945 елның августыннан япон армиясенә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

1946–1947 елларда Одесса Хәрби округында артиллерия командиры урынбасары.

1947 елдан запаста.

Бүләкләре

Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, ике 2 нче дәрәҗә Суворов, 2 нче дәрәҗә Кутузов, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкәнә.

Автор — М.З.Хәбибуллин