Биографиясе

1901 елның 17 гыйнвары, хәзер БРның Борай районы Бигәнәй авылы — 1942 елның 24 гыйнвары.

Татар-башкорт хәрби мәктәбен тәмамлый (Казан, 1925).

Гражданнар сугышында катнаша. Туган авылында колхозда эшли.

Совет-фин сугышы вакытында 674 нче укчы полкның батальон командиры (13 нче армиянең 150 нче укчы дивизиясе).

1939 елның декабрендә Коуккуниеми (Ленинград өлкәсе Приозёрский районы) авылы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: сугышчыларны 8 тапкыр атакага күтәрә. Торак пункт алынганнан соң, батальон һөҗүмне дәвам итә. Майский каты яралана, әмма сафта кала.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша, механикалаштырылган бригада командиры урынбасары.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Майскийнең туган авылы мәктәбенә мемориаль такта куела.

Әдәбият  

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2;

Зайцев А.Д., Рощин И.И., Соловьев В.Н. Зачислен навечно. М., 1990. Кн. 2.

Автор — М.З.Хәбибуллин