Биографиясе

1917 елның 25 гыйнвары, Самара губернасы, Бөгелмә өязе (хәзерге Чирмешән районы) Чирмешән авылы — 2008 елның 14 феврале, Омск шәһәре.

Казан укытучылар институтын тәмамлаганнан соң, район халык мәгарифе бүлегендә инспектор булып эшли. 

Кызыл Армия сафларында 1937 елдан.

Смоленск артиллерия училищесен (1941), Югары офицерлар артиллерия мәктәбен (Мәскәү, 1951) тәмамлый.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, Дон, Үзәк, Белоруссия һәм 1 нче Белоруссия фронтларында сугыша. 2 нче гвардия танк армиясе баш командованиесе резервының Кутузов орденлы 2 нче дәрәҗә Сталинград-Речицкий Кызыл Байрак орденлы 20 нче аерым истребитель-танкка каршы артиллерия бригадасының 206 нчы Калинков истребитель-танкка каршы артиллерия полкы командиры урынбасары.

П.С.Курасанов 1945 елның апрель–май айларында Берлин территориясендә барган сугышларда һәм дошман оборонасын өзгәндә батырлык күрсәтә. Өч елганы кичкәндә, дүрт шәһәрне яулаганда һәм Берлинны штурмлаганда полк белән җитәкчелек итә.

Сугыштан соң гаубица артиллерия бригадасы, 50 нче ракета армиясенең 49 нчы гвардия ракета дивизиясе белән командалык итә.

1965 елдан запаста. Омск шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюсты Чирмешән авылында Геройлар аллеясында, Омск шәһәрендә ул яшәгән йортка мемориаль такта куела.

Омск шәһәрендә аның исеме белән урам, Чирмешән авылында 1 нче урта мәктәп атала.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;

Шлевко Г.М. Ради жизни на земле. Омск, 1972;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 617, 620, 621, 622;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 93.