- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (30.10.1943), гвардия полковнигы
1919 елның 22 ноябре, Казан губернасы Зөя өязе, хәзерге Югары Ослан районы Урман буе Морквашы авылы — 1992 елның 28 декабре, шунда ук.
Туган авылында МТСта комбайнчы булып эшли.
1939 елдан Кызыл Армия сафларында.
Казан танк училищесен тәмамлый (1945).
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 65 нче армиянең 14 нче гвардия инженер сапёрлар бригадасы 61 нче гвардия аерым моторлаштырылган понтон күпер салу батальонының отделение командиры. Көнбатыш, Брянск һәм Үзәк фронтлар гаскәрләре составында Курск (1943) сугышында, Чернигов-Припять, Гомель-Речица (икесе дә — 1943), Белоруссия (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1943 елның 15 октябрендә Днепр елгасын кичеп, Радуль торак пункты (Украина ССР, Чернигов өлкәсе Репкин районы) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: отделениесе белән понтоннардан паром ясап, 400 кешедән артык пехотачыны, миномёт ротасын һәм полкның артиллерия батареясын елга аркылы чыгара.
Сугыштан соң Казанда һәм Красноярск краенда Эчке эшләр министрлыгы органнарында эшли.
1964 елдан запаста.
1965–1984 елларда Казан фәнни-технологик институтының сак башлыгы.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Герой бюстлары Зеленодольск районы Югары Ослан авылы һәм Карамалы Тау поселогы Геройлар паркларында урнаштырылган. Аның исеме Югары Ослан районының Югары Ослан, Урман Морквашы, Яр буе Морквашы авыллары урамнарына бирелә.
Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;
Навечно в сердце народном. Минск, 1984;
Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 14, 19, 41;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 86.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.