Биографиясе

1916 елның 12 октябре, Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Нурлат районы) Рус Тимерлеге авылы — 1943 елның 10 октябре, Ленинград шәһәре (хәзерге Санкт-Петербург).

1937 елдан Кызыл Армия сафларында. Тамбов хәрби артиллерия-техник училищесен тәмамлый (1939).

Совет-фин сугышында катнаша.

Демобилизациядән соң, урман хуҗалыгында хисапчы, Ярославль өлкәсенең Углич шәһәрендә техник-төзүче булыш эшли.

1941 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 749 нчы укчы полкның штаб башлыгы ярдәмчесе (55 нче армиянең 125 нче укчы дивизиясе). Ленинград фронты гаскәрләре составында Ленинградның көньягында оборона сугышында катнаша.

1941 елның 1 сентябреннән 11 ноябренә кадәр, Ленинградны саклаганда, кул пулемётыннан ут яудырып, 100 дән артык фашистны юк итә. Үзе 19 җәрәхәт ала, ләкин сугыш кырыннан китми, батальон белән идарә итә һәм гитлерчыларның һөҗүмнәрен кире кайтара. Уң кулындагы 3 бармагын югалткач, офицер сафка әйләнеп кайта. Ярты ел дәвамында берүзе 300 гитлерчыны юк итә. 1943 елның 10 октябрендә майор 224 нче укчы дивизиянең 185 нче укчы полкы командиры урынбасары вазифасында үлем җәрәхәте ала һәм медицина-санитария батальонында вафат була.

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Нурлат шәһәрендәге бер урам һәм Самара шәһәрендәге сигезенче мәктәп Герой исемен йөртә.

Герой бюстлары Самара шәһәрендә һәм Нурлат шәһәрендә Геройлар аллеясында урнаштырыла.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;

Буров А.В. Твои герои, Ленинград. Л., 1970;

Герои огненных лет. Ярославль, 1985;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 105, 138, 139, 153.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина