Эчтәлек

1923 елның 20 феврале, Чуаш Республикасы Урмары авылы, хәзерге Урмары шәһәр тибындагы поселогы — 1986 елның 8 сентябре, Казан.

Энгельс очучылар хәрби-авиация мәктәбен тәмамлый (1942). 1940 елдан Кызыл Армия сафларында.

1943 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 235 нче штурм авиаполкының звено командиры (5 нче һава армиясенең 264 нче штурм авиадивизиясе). 2 нче Украина фронты гаскәрләре составында Казаков 150 сугышчан очыш ясый, дошманның 19 танкын, 2 бронемашинасын, 83 автомашинасын, ягулык һәм сугыш кирәк-яраклары сакланган 6 складын, 2 паровоз һәм 8 вагонын юк итә.

Сугыштан соң Хәрби Һава көчләрендә командирлык вазифаларын башкара (1956 елга кадәр).

Казанда яши.

Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Наши земляки — Герои Советского Союза. Чебоксары, 1980.

Автор — В.А.Шагалов