- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (26.10.1944), подполковник (1960)
1922 елның 5 ноябре, Казан — 1985 елның 25 июне, Минск.
1929 елдан Чистай шәһәрендә яши, урта мәктәп тәмамлый. Чистай шәһәре аэроклубында очучы-инструктор булып эшли.
Очучыларның Ульяновск хәрби авиация мәктәбен (1943), Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби һава инженерлары академиясен (Мәскәү, 1949) тәмамлый.
1941 елдан Кызыл Армия сафларында.
1943 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Беренче Украина фронтында 2 нче һава армиясенең 227 нче Бердичев штурм авиация дивизиясе 637 нче Тарнополь штурм авиация полкы эскадрилья командиры урынбасары. 1944 елның 18 маена ул 107 сугышчан очыш ясый, 40 янгын учагын булдыра, берүзе 27 танкны, 100 автомашинаны, 150 гитлерчыны юк итә. 12 һава сугышында катнаша, берүзе «Мессершмитт ВМ09» (Ме-109) самолётын бәреп төшерә.
Сугыштан соң хезмәтен Совет Армиясендә дәвам итә (1960 елга кадәр).
Минск шәһәрендә яши.
Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Чистайда Геройлар аллеясында барельефлы истәлек тактасы, беренче мәктәп бинасында мемориаль такта урнаштырылган, бер урамга исеме бирелгән. Украинаның Черкасск өлкәсе Корсунь-Шевченковский шәһәрендәге Геройлар аллеясында исеме мәңгеләштерелгән.
Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 72.
Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.