- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (24.3.1945), гвардия полковнигы
1908 елның 17 августы, Казан губернасы, Спас өязе (хәзер Әлки районы) Яңа Үргәгар авылы — 1958 елның 5 июле, Пермь шәһәре.
1923 елда мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. Әстерхан шәһәрендә райбашкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли.
1935 елдан Кызыл Армия сафларында.
Хәрби-сәяси училище (1937), Югары Сәяси состав курсларын (1942), «Выстрел» курсларын (1943), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү, 1950) тәмамлый.
1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 53 нче армиянең 1 нче гвардия һава десанты дивизиясе 13 нче гвардия һава десанты полкы командиры. Төньяк-Көнбатыш, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Демян операциясендә (1943), Курск һәм Днепр елгасы өчен барган сугышларда (1943), Кировоград, Умань-Ботошани (икесе дә – 1944), Будапешт (1944–45) һәм Прага (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1944 елның октябрь-ноябрь айларында Тиса елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. З.Г.Исхаков командалагындагы полк, дошманның плацдармын (Венгрия, Сольнюк шәһәреннән төньяктарак) яулап алып, 5 тәүлек дәвамында аның контрһөҗүмнәрен кире кага. 6 ноябрьдә полк, Шаруд, Порично торак пунктлары янында елганы икенче тапкыр кичеп, 20 ноябрьдә Верпелет шәһәре тирәсенә килеп чыга.
Совет-япон сугышында катнаша.
Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәтен дәвам итә.
Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 3 нче дәрәҗә Суворов, Александр Невский, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Үргәгар авылында З.Г.Исхаковка һәйкәл, Базарлы Матак авылы Геройлар паркында мемориаль такта куела, шунда ук аның исеме белән урам атала..
Ракипов Ш.З. По следам героев. Казань, 1975;
Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;
Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;
Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 261, 282, 283;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 69.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.