- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (27.2.1945), подполковник
1911 елның 28 июле, Казан губернасы Мамадыш өязе, хәзерге Саба районы Югары Утар авылы — 1945 елның 1 мае, Старгард-Щециньски шәһәре, Польша.
Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казанда социаль иминият инспекторы булып эшли.
1931 елдан Кызыл Армиядә, Казан шәһәренең 1 нче татар укчы полкында хезмәт итә.
Хәрби-сәяси училище (1935), сәяси состав курсларын (1940), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы курсларны тәмамлый (Мәскәү, 1944).
Совет-фин сугышында катнаша.
1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 61 нче армиянең 311 нче укчы дивизиясе 1069 нчы укчы полк командиры. Брянск, Көнбатыш, 2 нче һәм 1 нче Белоруссия, 3 нче һәм 1 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү янындагы сугышта (1941–1942), Орёл, Гомель-Речица (икесе дә — 1943), Белоруссия (1944) һәм Варшава-Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1945 елның гыйнварында Польша территориясендә барган сугышларда батырлык күрсәтә. 14 гыйнварда Конары торак пункты янында (Варка шәһәреннән 11 км төньяктарак) З.Х.Хәбибуллин җитәкчелегендәге полк дошман оборонасын өзә һәм, аны эзәрлекләп, 26 гыйнварда Германия чигенә килеп җитә. 28 гыйнварда полк Шнейдемюль шәһәре (Пила шәһәре) өчен барган сугышларда катнаша.
Старгард-Щециньски шәһәре өчен барган сугышта һәлак була.
Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Герой бюстлары Саба районының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында, Корсабаш авылында, Киров өлкәсенең Слободской шәһәрендә урнаштырыла.
Псков өлкәсенең Невель шәһәрендә, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында һәм Саба районының Югары Отар авылында урамнарга аның исеме бирелә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С.165;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 298.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.