Биографиясе

1923 елның 23 феврале, Пермь шәһәре – 1994 елның 26 августы, шунда ук.

Омскидагы хәрби авиация мәктәбен тәмамлый (1942 ел).

1940 елдан Кызыл Армиядә.

1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 99 нчы гвардия аерым разведка авиациясе полкында (15 нче һава армиясе) звено командиры.

Брянск, 2 нче Балтыйк буе һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре составында Орёл, Брянск (икесе дә 1943 ел), Ленинград-Новгород һәм Рига (икесе дә 1944 ел) һөҗүм операцияләрендә, Курляндия ярымутравында дошман төркемен камап алуда (1945 ел) катнаша.

1944 елның 10 октябрендә Добеле, Ауце (Латвия ССР) шәһәрләре янында дошман оборонасының алгы сызыгын фотога төшерүдә батырлык күрсәтә: яна башлаган самолётын дошманның артиллерия позицияләренә юнәлтә.

Сугыштан соң 1955 елга кадәр СССР Хәрби һава көчләрендә хезмәтен дәвам иттерә.

Туган шәһәрендәге Я.М.Свердлов исемендәге моторлар төзү заводында диспетчер булып эшли.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Александр Невский, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Золотые Звёзды Прикамья. Пермь, 1974;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин