- РУС
- ТАТ
генерал-майор (1977 ел)
1925 елның 22 декабре, Башкортстан Республикасының хәзерге Чакмагыш районы Яңа Калмаш авылы – 2020 елның 4 ноябре.
Тыл һәм транспорт хәрби академиясен тәмамлый (1959 ел, Ленинград).
1942 елда 2 нче Әстерхан хәрби пехота училищесына җибәрелә.
1944 елдан фронтта, укчы взвод командиры.
3 нче Украина фронты гаскәрләре составында Яссы-Кишинёв һөҗүм операциясендә (1944 ел), Венгрия, Австрия территорияләрендә барган сугышларда катнаша.
1946 елдан Венада Совет зонасы хәрби коменданты идарәсендә хезмәт итә. 1951–1956 елларда Карпат яны хәрби округында рота командиры, полк мәктәбе башлыгы урынбасары, укчы батальон штабы башлыгы.
1959–1983 елларда Германиядә Совет гаскәрләре төркемендә, соңрак Белоруссия хәрби округында полк, дивизия командирлары урынбасары, штаб башлыгы һәм берләшмәнең тыл хезмәте идарәсе башлыгы.
1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Генералы Башкортостана. Уфа., 1995.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.