- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1944 елның 22 феврале), полковник
1923 елның 10 июле, БАССРның Бишбүләк районы Ает авылы – 2000 елның 10 гыйнвары, Кыргызстан Республикасы Бишкәк шәһәре.
Радиотелеграфчылар курсын (1941 ел), сугыштан соң Ленинград хәрби училищесен һәм Ленинградтагы Советлар Союзы Маршалы С.М.Будённый исемендәге Хәрби элемтә академиясен тәмамлый.
1941 елның августыннан Кызыл Армиядә.
1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1449 нчы аерым элемтә ротасының (46 нчы армиянең 31 нче укчы дивизиясе) өлкән радиотелеграфчысы.
Кавказ арты, Төньяк Кавказ, Дала, 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында СССР белән Төркия арасындагы дәүләт чикләрен һәм Кара Диңгез ярларын саклауда (1941–1942 еллар), Зур Кавказ сыртының үзәк өлеше өчен барган бәрелешләрдә (1942 ел), Кавказ һәм Днепр өчен барган сугышларда (1943 ел), Уңъяк яр Украина, Румыния, Болгарияне азат итүдә (1944 ел), Яссы-Кишинёв операциясендә, Дебрецен (икесе дә – 1944 елда), Будапешт (1944–1945 еллар), Вена һәм Прага (1945 ел) һөҗүм оперцияләрендә катнаша.
1943 елның 27 сентябрендә Сошиновка авылы янында (Днепропетровск өлкәсе Югары Днепр районы) Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә.
Сугыштан соң Совет Армиясендә командирлык вазифаларын башкара (1969 елга кадәр).
Фрунзе (Бишкәк) шәһәрендә Фрунзе исемендәге һөнәр училищесендә хәрби җитәкче булып эшли.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;
Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2.
Автор – М.З.Хәбибуллин.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.