Биографиясе

1908 елның 30 апреле, Казан губернасы, Спас өязе (хәзерге Әлки районы) Юхмачы авылы — 1942 елның 7 ноябре, Калуга шәһәре.

1925 елдан Владимир өлкәсе Карабаново авылында (хәзер Карабаново шәһәре) яши. 1926–1930 елларда Карабаново авылында туку фабрикасында эшли, 1930 елдан Мәскәүдә. Рабфак (1932, Мәскәү), Мәскәү педагогика институтының 1 нче курсын тәмамлый. 

1933 елдан Кызыл Армиядә.

Луганск хәрби-авиация мәктәбен (1934) тәмамлый.

Совет-фин сугышында катнаша.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 17 нче ерак араларга хәрәкәт итүче авиация дивизиясе 751 нче авиация полкының сәясәт буенча эскадрилья командиры урынбасары. Ил-4 бомбардировщигы белән дошман тылына — Берлинга, Будапештка, Данцигка, Кёнигсбергка һ.б. шәһәрләргә очышлар ясый.

1942 елның ноябренә Чулков хәрби-сәнәгать объектларына 114 (111 — төнге) очыш ясый. 1942 елның 7 ноябрендә Орша шәһәре яныннан сугышчан бурычын үтәп кайтканда, дошманның зенит уты белән сафтан чыгарыла һәм Калуга шәһәре янында һәлакәткә очрый.

Бүләкләр

Ике Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Карабаново шәһәренең мактаулы гражданины.

Истәлеге

Базарлы Матак һәм Юхмачы авыллары Геройлар паркында мемориаль плитәләр урнаштырыла.

Карабаново урамына һәм урта мәктәбенә, Юхмачы урта мәктәбенә аның исеме бирелә. Карабаново шәһәрендә А.П.Чулков яшәгән йортка мемориаль такта куела.

Әдәбият           

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С.261, 308;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 179;

Владимирская энциклопедия. Владимир, 2002.

Автор  — Р.Р.Сәләхиев