Биографиясе

1911 елның 5 мае, Саратов губернасы Татар Пәлдәңкәсе авылы – 1986 елның 15 гыйнвары, Казан шәһәре.

1933–1935 елларда Эчшке эшләр халык комиссариаты гаскәрләренең кавалерия полкында хезмәт итә, отделение командирлары мәктәбен тәмамлый. 1935–1939 елларда Магнитогорск педагогия институтында, Дәүләт иминлеге баш идарәсенең Свердловск крайара мәктәбендә укый. 1946 елда Бөтенсоюз юридик институтын (Мәскәү) тәмамлый.

1939–1943 елларда СССР Эчке эшләр халык комиссариаты – Дәүләт иминлиге баш идарәсе Мәскәү Кремле коменданты идарәсенең аерым сак батальоны 1 нче ротасы командиры. 1943–1946 елларда СССР Эчке эшләр халык комиссариаты – Дәүләт иминлиге халык комиссариатының махсус мәктәбендә укыту эшендә.

1946–1958 елларда Эчке эшләр министрлыгы – Дәүләт иминлиге министрлыгы – Дәүләт иминлеге комитетының 5 нче Идарәсендә оператив эштә. 1959 елдан ТАССР Дәүләт иминлеге комитеты рәисе урынбасары, 1961–1981 елларда – рәис.

Бичурин Республика Дәүләт иминлеге органнарын үзгәртеп коруда, М.Җәлилне һәм аның антифашистик көрәштәге тарафдарларын аклауда актив катнаша.

Бүләкләре

Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз һ.б. орденнар, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Исеме Казан урамына бирелә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.

Титов Л.Н. Человек и профессионал // КГБ вчера, сегодня... Казань, 1997.