Биографиясе

1920 елның 25 июле, ТАССРның Зөя кантоны (хәзер Югары Ослан районы) Коргуза авылы – 1944 елның 25 июле, Пухачув шәһәре, Польша.

Түбән Ослан мәктәбен, Алабуга шәһәрендә механизаторлар курсларын тәмамлый. Борнаш МТСында тракторчы булып эшли.

1938 елдан Кызыл Армиядә. Ленинград танк училищесен тәмамлый (1940). 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 2 нче танк армиясенең 3 нче танк корпусы 50 нче Кызыл байраклы Умань танк бригадасы танк ротасы командиры. 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында катнаша.

1944 елның 25 июлендә Пухачув шәһәрен (Польшада) азат иткәндә батырлык күрсәтә. 1944 елның февраль-июль айларында Белоруссия һәм Польшаны азат итү сугышларында аның ротасы дошман тылы эченә рейдлар ясый. 3 танк, 7 авыр туп, 3 танкка каршы корал, алты көпшәле миномёт, ротадан артык солдат юк ителә. 3 туп, артиллерия полкы штабы, Вепш елгасы аша кичү кулга төшерелә. Снарядлар беткәннән соң, дошманның «Пантера» танкын таранлап һәлак була.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

А.П.Афанасьевның бюсты Югары Ослан Геройлар паркында урнаштырыла Югары Ослан һәм Түбән Осландагы урамнарга аның исеме бирелә.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1982. Кн. 1;

Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2021. Т. 2. С. 14, 19, 38, 47;

Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.