Биографиясе

1925 елның 25 декабре, Башкортстан Республикасының Әлшәй районы Үрнәк авылы –1999 елның 24 апреле, Уфа шәһәре.

1943 елдан Кызыл Армиядә. 1943 елның июненнән 50 нче армиянең 139 нчы укчы дивизия 609 нчы укчы полкның разведка бүлегендә орудие командиры. Үзәк һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Могилёв (1944), Минск (1944), Белосток (1944) операцияләрендә, Польшаны азат итүдә катнаша.

1944 елның 26 июнендә Горбовичи торак пункты (Могилёв өлкәсе), 1944 елның 17 июлендә Погараны авылы (Белосток өлкәсе) янында барган бәрелешләрдә батырлык күрсәтә: төгәл ут ачып, дошман орудиесен юк итә; 1945 елның февралендә Тухель торак пунктыннан көнчыгыштарак (хәзерге Тухоль, Польша) барган бәрелештә дошманның ут ноктасын юк итә һәм аның күзәтү пунктын кулга төшерә.

Сугыштан соң Башкорт педагогия институтын (1950) тәмамлый, Уфа шәһәрендә укыта.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Ерошин А.Е. Солдатская слава. Уфа, 1967.

Ерошин А.Е. Не ради славы. М., 1969.

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1985. Кн. 5.

Кавалеры ордена Славы трех степеней: краткий биографический словарь. М., 2000.