- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1944 елның 22 гыйнвары), 1 нче ранг капитан (1973)
1918 елның 20 декабре, Вятка губернасының Сарапул өязе Әгерҗе авылы – 2000 елның 3 сентябре, Севастополь шәһәре.
1934 елда Иж-Бубый җидееллык мәктәбен тәмамлый. Казан авиация заводында техник-механик булып эшли.
1939 елдан Кызыл Армиядә.
Лейтенант дәрәҗәсендә Севастополь югары хәрби диңгез училищесен тәмамлый (1942). 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, Кара диңгез флоты Азов хәрби флотилиясенең 1 нче гвардия бронекатерлар дивизионы бронекатер командиры. Севастополь шәһәрен, Керчь ярымутравын, Югославия, Венгрия, Чехословакия, Австрияне азат итү сугышларында катнаша.
1943 елның ноябрендә Керчь ярымутравы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Лейтенант, Кара диңгез флотының Азов хәрби флотилиясе 1 нче гвардия бронекатерлар дивизионы бронекатер командиры. 1943 елның ноябрендә аның катеры дошман уты астында, дошманның ут нокталарын юк итеп, Кырымдагы Керчь ярымутравына зур күләмдә корал, техника һәм сугышчылар ташый.
Сугыштан соң СССР Хәрби диңгез флотында җитәкчелек вазифаларын башкара.
1973 елдан отставкада.
Севастополь югары хәрби-диңгез училищесында укыта.
Ленин, ике Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әгерҗедә «Мәңгелек ут» мемориаль комплексында геройның барельефы урнаштырылган, Севастопольдә ул яшәгән йортка мемориаль такта куелган.
Герои боев за Крым. Симферополь, 1972.
Герои Советского Союза Военно-морского флота 1937–1945 годов. М., 1977.
Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2018. Т. 1. С. 14, 24;
Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.