- РУС
- ТАТ
милли хәрби уку йорты
1923 елның ноябрендә Казанда мөселман командирларының берләшкән курслары нигезендә Кызыл Армиягә командирлар составы әзерләү өчен оештырыла, 1924 елның февраленнән Татреспублика Советларының ҮБК исемендәге берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбе.
Җитәкчеләре: И.И.Тальковский, С.А.Уласевич, М.П.Кирпонос; комиссарлары: Ш.Х.Усманов, С.С.Касыймов, К.Г.Нәҗми, Н.С.Еникиев, М.И.Обрываев.
Татар, башкорт, казакъ һ.б. төрки халык вәкилләре курсантларын туплыйлар. Уку вакыты 3 ел тәшкил итә; гомуми фәннәр – татар телендә, белгечлек рус телендә укытыла. Мәктәп пехота, кавалерия, 1930 елдан артиллерия өчен командирлар әзерли.
1935 елдан – ТАССР ҮБК исемендәге татар-башкорт хәрби-пехота мәктәбе, 1936 елдан ТАССР ҮБК исемендәге Казан укчылар мәктәбе дип үзгәртелә. Аннан соң шул база нигезендә пехота хәрби училищесе, соңрак танк училищесе дип үзгәртелә.
1924–1936 елларда мәктәпне тәмамлаган 1258 кеше Кызыл Армия командирлары була.
Автор — И.Г.Гыйззәтуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.