Биографиясе

1938 елның 13 апреле, Самара шәһәре – 1992 елның 28 ноябре, Украина Республикасының Днепропетровск шәһәре.

Милләте буенча татар.

СССР Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләренең Энгельс хәрби-техник училищесын (1958 ел), В.И.Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академияне (1970 ел, Мәскәү) тәмамлый.

1982 елдан Төркестан хәрби округы гаскәри берләшмәсенең сәяси бүлек башлыгы урынбасары, башлыгы; 1989-1992 елларда округның сәяси идарә башлыгы.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга Хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.