Биографиясе

1914 елның 17 сентябре, Чиләбе шәһәре — 1993 елның 20 декабре, Казан.

Чиләбе коммуналь-төзелеш техникумын (1934), кече командирлар составы мәктәбен (Чиләбе, 1937), Казан университетының юридик факультетын (1952) тәмамлый.

1936–1938 елларда Чиләбедәге 85 нче укчы дивизиянең аерым элемтә батальонында рота политругы урынбасары.

1938–1941 елларда Чиләбе водоканал трестында прораб һәм төзелеш секторы башлыгы.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: 23 нче укчы дивизиянең 89 нчы укчы полкында автоматчылар ротасы политругы, 117 нче укчы полкта сәяси бүлек командиры урынбасары. Балтыйк буе, Төньяк-Көнбатыш, Сталинград фронтлары гаскәрләре составында Каунастан көнбатыштарак оборона сугышларында (1941), дошманның Демянск төркемен камап алуда (1942), Сталинград янындагы (1942–1943), Курск дугасындагы (1943) сугышларда, Белоруссия һөҗүм операциясендә (1944) катнаша.

1946 елда демобилизацияләнә. Эчке эшләр министрлыгының 8 нче Казан кинотасма фабрикасы каршындагы хәрбиләштерелгән янгын саклау бүлегендә сәяси бүлек башлыгы урынбасары.

1947–1978 елларда ТАССР Эчке эшләр министрлыгында: Хәрби әсирләр лагере идарәсендә (Алабуга шәһәре) сәяси бүлек башлыгы урынбасары, 1948–1950 елларда партком секретаре, 1953–1954 елларда Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы идарәсе башлыгы урынбасары, Милиция идарәсендә сәяси бүлек башлыгы.

1954–1978 елларда ТАССР эчке эшләр министры. Бу чорда «халык дружиналары» оештырыла һәм киң тарала, шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә милиция җәмәгать пунктлары ачыла, участок уполномоченныйлары эше җайга салына, җинаятьчелек һәм вак тәртип бозулар саны күпкә кими, Эчке эшләр министрлыгы органнарында милли кадрлар, «Динамо» спорт җәмгыяте үсеш ала.

1978–1984 елларда СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясенең Казан бүлеге башлыгы.

1955–1980 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанның бер урамы Япиев исемен йөртә.

Автор — М.З.Хәбибуллин