Биографиясе

1916 елның 15 феврале, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Иске Куак авылы — 1992 елның 30 декабре, Воронеж өлкәсе, Борисоглебск шәһәре.

Тамбов очучылар училищесен (1939), Хәрби-һава академиясен (Мәскәү, 1946), Борисоглебск педагогика институтын (1956) тәмамлый.

1939–1941 елларда гражданнар авиациясенең Көнчыгыш-Себер идарәсе очучысы.

1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, Көньяк-Көнбатыш фронтында 8 нче армия 52 нче бомбардировщиклар полкы эскадрильясе командиры урынбасары. Белая церковь, Ростов-Дон, Харьков, Воронеж шәһәрләре янында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 145 сугышчан очыш ясый.

1942 елның 20 июнендә Харьков янындагы сугышларда батырлык күрсәтә, авыр яралана.

1942–1944 елларда Хәрби-һава академиясе тыңлаучысы.

1946 елдан Борисоглебск хәрби-авиация училищесендә өлкән укытучы.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов