Биографиясе

1920 елның 15 марты, Минзәлә кантоны, хәзер Тукай районы Иштирәк авылы – 1999 елның 1 феврале, Чаллы шәһәре.

Чистай шәһәрендә медицина техникумын (1939), Казанда Республика партия мәктәбен (1949) тәмамлый.

Кама Тамагы районының Келәр авылында фельдшер булып эшли.

1939 елдан Кызыл Армиядә. Совет-фин сугышында һәм 1939 елда Көнбатыш Украинага һәм Көнбатыш Белоруссиягә совет гаскәрләре керүдә катнаша.

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 189 нчы укчы дивизиянең 259 нчы укчы полкы, 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең 275 нче кавалерия полкы, 61 нче армиянең 7 нче гвардия кавалерия корпусының 58 нче гвардия кавалерия полкы составында Калинин, Сталинград һәм Үзәк фронтларда барган сугышларда хәрби фельдшер буларак катнаша.

1943 елның 27 сентябрендә Нивки (Белоруссия ССРның Гомель өлкәсе Брагин районы) авылы янында Днепр елгасын кичеп чыкканда батырлык күрсәтә. Яралылар тулы көймә белән 27 рейс ясый һәм 74 сугышчы һәм офицерны коткара, плацдармда сугышучылар өчен сугыш кирәк-яраклары алып чыга.

1946 елдан запаста. Чаллы шәһәрендә яши, «Камдорстрой» трест идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Якупов исеме Башкортстан Республикасы Милли музеенда һәм Уфа шәһәрендә 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе музеенда урнаштырылган 112 нче Башкорт (16 нчы гвардия Чернигов) кавалерия дивизиясе Советлар Союзы Геройлары мемориаль такталарына алтын хәрефләр белән уелган.

Чаллы шәһәрендә, Герой яшәгән йорт фасадына мемориаль такта куелган.

Әдәбият      

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин