Биографиясе

1958 елның 20 марты, БАССРның Гафури районы Бурлы авылы – 2008 елның 1 декабре, Мәскәү өлкәсенең Видное шәһәре, туган ягында җирләнә.

ДОСААФ Уфа техник мәктәбен (1976), РФ Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү юридик институтын (2000), РФ Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясен (Мәскәү, 2007) тәмамлый.

1976–1991 елларда Совет Армиясендә, 1983–195 елларда СССР Кораллы көчләрендә, совет гаскәрләренең Әфганстан Демократик Республикасындагы чикләнгән контингенты составында хезмәт итә.

1991–2002 елларда РФ Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе эчке эшләр баш идарәсендә, махсус максаттагы милиция отряды отделениесе командиры, 1993–1995 елларда аеруча әһәмиятле эшләр буенча тиз хәрәкәт итүче махсус отряд өлкән оператив уполномоченные, 1996–2002 елларда Оешкан җинаятьчелек белән көрәш региональ идарәсенең оператив-тактик әзерлек үзәгендә.

Берничә тапкыр Төньяк Кавказда хезмәт командировкаларында була. 1995 елның гыйнварында Чечен Республикасы территориясендә оешкан кораллы төркемнәр белән сугышчан контртеррористик операция барышында батырлык күрсәтә. Махсус отряд бандит төркемнәренең 10 нан артык әгъзасын әсирлеккә төшерә, дошман якның урнашкан урыны, ныгытмалары һәм яшерен ут позицияләре турында әһәмиятле мәгълүмат ала. Чираттагы сугышта, чолганышка эләккән Россия солдатлары төркемен ышыклап, авыр яралана.

2003 елдан отставкада. Видное шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Батырлык, «Шәхси батырлык өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — М.З.Хәбибуллин