Биографиясе

1976 елның 28 октябре, Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Татар Кынадысы авылы – 2000 елның 6 марты, шунда ук җирләнә.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Саратов эчке гаскәрләр институтын тәмамлый (1999).

1995 елдан РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә, «Росич» махсус максаттагы отрядта хезмәт итә.

2000 елның мартында Чечен Республикасының Урус-Мартан районы Комсомольское авылы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Штурм вакытында Ягъфәров төркеме авылга бәреп керә һәм терәк пунктны яулап ала. Берничә сәгать сугышчылар кораллы төркем әгъзаларына каршы тигезсез оборона сугышы алып баралар. Ягъфәров шәхсән дошманның берничә сугышчысын юк итә, ут эченнән яраланган гранатомётчыны алып чыга, яралана, әмма сугышуын дәвам итә. Төркемнең үз гаскәрләре янына ыргылышы вакытында ут ноктасын бастыра, снайпер тарафыннан үтерелә.

Медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Ягъфәров укыган мәктәпкә аның исеме бирелә.                           

Автор — М.З.Хәбибуллин