- РУС
- ТАТ
вице-адмирал (1984)
1914 ел, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Яңа Троицк авылы – 1986 ел, Мәскәү.
Татар милләтеннән.
М.В.Фрунзе исемендәге Ленинград югары командалык хәрби-диңгез училищесенең артиллерия факультетын (1937) тәмамлый.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1937 елдан хәрби заводта (Сумы өлкәсе, Шостка шәһәре): өлкән техник, Хәрби диңгез флоты вәкиле урынбасары, директор.
1941–1943 елларда Хәрби диңгез флотының артиллерия идарәсендә (Мәскәү) өлкән офицер.
Отставкага кадәр (1975) СССР Оборона министрлыгында һәм Хәрби диңгез флоты аппаратында югары җаваплы вазифалар башкара.
Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан,2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.