Биографиясе

1952 елның 1 июнендә Орёл шәһәрендә туган.

Тула политехника институтын (1976), СССР КГБ Югары мәктәбен (1981, Мәскәү) тәмамлый.

1981–1991 елларда – СССР КГБсы, 1992–1993 елларда – РФ Иминлек министрлыгында, 1993–1995 елларда РФ Федераль контрразведка хезмәтенең Орёл өлкәсе идарәсендә.

РФ Федераль иминлек хезмәтенең 1995–1998 елларда – Магадан, 1998–2002 елларда Брянск өлкәсе идарәсендә җитәкче урынбасары.

РФ Федераль иминлек хезмәтенең 2002–2004 елларда – Удмурт Республикасы, 2004 елдан ТР идарәсе җитәкчесе.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.