- РУС
- ТАТ
Совет гаскәр башлыгы, армия генералы (1943), Советлар Союзы Герое (1965, үлгәннән соң)
1901 елның 3 (16) декабре, Воронеж губернасының Чепухино авылы, хәзерге Белгород өлкәсе – 1944 елның 15 апреле, Киев шәһәре. Крәстиян гаиләсеннән.
1920 елдан Кызыл Армиядә, Гражданнар сугышында катнаша. 1921 елдан РКП(б) әгъзасы.
Полтава пехота мәктәбен (1922), Киев берләшкән хәрби мәктәбен (1924), М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академияне (1929), аның оператив факультетын (1934) һәм Генераль штаб академиясен (1937) тәмамлый.
Отделение командирыннан Киев махсус хәрби округы штабы начальнигына кадәр юл үтә; 1940 елның июленнән – -оператив идарә начальнигы, 1941 елның февраленнән – Генераль штаб начальнигының беренче урынбасары.
Бөек Ватан сугышы елларында: Төньяк-Көнбатыш фронт штабы начальнигы (1941 елның июле – 1942 елның мае), Генштаб начальнигы урынбасары һәм Брянск фронтында ставка вәкиле (1942 елның май–июле). Воронеж фронты (1942 елның июль–октябре, 1943 елның март–октябре), Көньяк-Көнбатыш фронт (1942 елның октябре – 1943 елның марты), 1 нче Украина фронты (1943 елның октябре-1944 елның марты) гаскәрләре белән командалык итә. Аның җитәкчелегендәге гаскәрләр Воронеж оборонасында, Сталинград һәм Курск сугышларында, сулъяк Украинаны азат итүдә, Днепрны кичүдә һәм Киевны азат итүдә катнашалар.
1944 елның 29 февралендә Украина милләтчеләре белән сугышта каты яралана.
Ленин (1941, 1965), Кызыл Байрак (1941), 1 дәрәҗә Суворов (1943), 1 дәрәҗә Кутузов (1943), Чехословакия хәрби хачы (1939–1945 еллар) һәм Монголиянең Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.