Биографиясе

1918 елның 17 марты, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Поручиково авылы - 1971 елның 3 мае, Одесса шәһәре.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында.

Кече авиация белгечләре мәктәбен тәмамлый (1940, Торжок шәһәре).

1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 511 нче аерым разведка авиация полкының (5 нче һава армиясе) һава укчы-радисты. Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Днепр янындагы бәрелешләрдә (1943), Корсунь-Шевченко (1944), Яссы-Кишинёв (1944), Дебрецен (1944), Будапешт (1944-45), Вена (1945) һәм Прага (1945) операцияләрендә катнаша.

1943 елның 1 ноябреннән 1944 елның 30 гыйнварына кадәр Черкассы, Чигирин, Кировоград, Умань, Тальное шәһәрләре (Украина), 1944 елның 17 - 29 июнендә Валуй, Роман, Красна шәһәрләре (Румыния), 1944 елның 25 сентябреннән 26 октябренә кадәр Сольнок, Кечкемет, Цеглед, Будапешт (Венгрия) шәһәрләре янында барган бәрелешләрдә батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Хәрби Һава Көчләрендә хезмәтен дәвам иттерә. 1955 елдан запаста.

«Стройснабсбыт» (Одесса шәһәре) базасында эшли.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Лобода В.Ф. Солдатская слава. М., 1963. Кн.1;

Полные кавалеры ордена Славы - наши земляки. К., 1987;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.