Биографиясе

1911 елның 18 феврале, хәзерге Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Еланлы авылы – 1993 елның 16 июле, Мәскәү.

Мәскәү университетының механика-математика факультетын (1936), Ф.Э.Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясенең баллистика факультетын (1951, Мәскәү) тәмамлый.

1939–1941 елларда шунда ук математика укытучысы.

1941 елның июль аеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, Мәскәү халык ополчениесендә, аннары 11 нче гвардия дивизия составында, Көнбатыш, Брянск, Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтларында сугыша. Сугышны полк командиры дәрәҗәсендә тәмамлый.

1951–1956 елларда зенит-ракета комплекслары полигонында бүлек, фәнни-тикшеренү бүлеге җитәкчесе, җитәкче урынбасары.

1956–1973 елларда СССР Кораллы көчләре Генераль штабында.

1973–1986 елларда Мәскәүдәге Радио төзү фәнни-тикшеренү институтында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре һәм уйлап табулары самолёт һәм ракеталар һөҗүменнән саклану өлкәсенә карый.

Бүләкләре

Ленин бүләге лауреаты (1965). Кызыл Йолдыз, Александр Невский, 1 нче, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Байрак орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Народное ополчение Москвы. М.,1961.

От Москвы до Берлина. М., 1966.