- РУС
- ТАТ
Россия флот җитәкчесе, адмирал (1799)
1745 елның 13 (24) феврале, Мәскәү губернасының Ярославль провинциясе Романов өязе Бурнаково авылы, хәзер Ярославль өлкәсенең Рыбинск районындагы авыл, – 1817 елның 2 (14) октябре, Тамбов губернасының Темников өязе Алексеевка авылы. Чыгышы белән дворян.
Диңгез кадет корпусын тәмамлый (1766). Балтик диңгезендә хезмәт итә, 1769–1774 елларда Дон (Азов) флотилиясе составында 1768–1774 еллардагы рус-төрек сугышында катнаша.
1783 елда Кара диңгезгә күчерелә, Севастопольдә төп база төзүдә катнаша. 1787–1791 еллардагы рус-төрек сугышында эскадраның авангарды белән җитәкчелек итә, Фидониси утравы янындагы җиңүдә хәлиткеч роль уйный.
1790 елдан Кара диңгез флотын җитәкли. Төрекләргә каршы Керчь (1790), Тендра (1790) һәм Калиакрия (1791) сугышларында зур җиңүләр яулый. Диңгез сугышларына ут һәм маневрны берләштерүгә нигезләнгән новаторлык маневр тактикасын кертә. Муштраның дошманы була, шәхси составта патриотлык һәм бердәмлек хисе тәрбияли.
1798–1800 еллардагы Урта диңгез сугышы барышында дошман ярларын камап тоту, диңгез десантларын төшерү һәм ныгытмаларга һөҗүм итү бурычларын уңышлы хәл итә; Корфуны штурмлау (1799) корабльләр һәм десантларның килештерелгән гамәлләренең ачык мисалына әверелә. Грециянең Җиде утрау җөмһүриятен төзегәндә үзен оста сәясәтче һәм дипломат буларак күрсәтә.
1807 елда шәхси үтенече белән отставкага җибәрелә. Соңгы елларда нәселе утарында яши.
1944 елда Ушаков ордены һәм медале булдырыла. Рус Православие чиркәве тарафыннан изге тәкъва сугышчылар рәтенә кертелә (2001).
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.