Биографиясе

1914 елның 5 мае, Казан губернасы, Мамадыш өязе Албай авылы —1941 елның 2 ноябре, Ставрополь шәһәренең туганнар каберлегендә җирләнә.

1935 елда Оренбургта К.Е.Ворошилов исемендәге 3 нче очучылар һәм күзәтүче очучылар хәрби мәктәбен тәмамлый.

1935 елдан Кызыл Армиядә.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 50 нче авиация дивизиясенең 81 нче ерак араларга оча торган бомбардировщиклар авиация полкында звено командиры.

Көньяк фронтның очучылар экипажы составында 22 хәрби очыш ясый, дошманның 3 истребителен һәм 4 танкын юк итә. Белая Церковь (Киев өлкәсе) һәм Днепропетровск (Украина ССР) шәһәрләре тирәсендәге һава сугышларында батырлык күрсәтә. 1941 елның 25 июлендәге рейд вакытында Смирнов бомбардировщигы дошманның зенит артиллериясе тарафыннан утка тотыла, әмма бензин багы тишелүгә карамастан, бомбага тотуын дәвам итә һәм дошманның истребителен бәреп төшерә. Сугышчан бурычны үтәп кайтканда дүрт дошман самолёты һөҗүменә очрый, манёвр вакытында тагын бер дошман истребителен бәреп төшерә, зарарланмаган мотор белән экипаж базага кайта.

1941 елның 20 августында Смирнов самолёты бәреп төшерелә. Командир пешкән тән җәрәхәтләре ала, әмма янган машинаны үз территориясенә кадәр китереп җиткерә. Экипажга котылырга мөмкинлек бирә, үзе самолеттан иң соңыннан чыга.

1941 елның 31 октябрь төнендә сугышчан бурычны үтәп кайтып килгән дүрт кешедән торган экипажлы (звено командиры — Смирнов) ТБ-3 самолёты тишкәләнә: төп ягулык багына зыян килә, двигателе һәм радиостанция эштән чыгарыла; бортта көчле янгын чыга. Самолёт Орджоникидзе (хәзер Ставрополь) краеның Александровский районы Северный авылы янында җиргә утырырга мәҗбүр була. Самолёт көчле томан шартларында җиргә төшә һәм чокыр сөзәклегенә бәрелә. Смирнов экипаж әгъзаларын янган машинадан алып чыга һәм аларга ярдәм күрсәтә. Үзе яралардан госпитальдә үлә.

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә: 1941 елда (исән чакта) һәм 1942 елда.

Туганнары (Смирновның тол хатыны, аннан соң улы — Г.Г.Смирнов) архивларда югалган документларны эзлиләр (алар 2003 елда РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивында табыла).

2008 елда Смирновның улы РФ Президенты В.В.Путинга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

2008 елның 14 маенда Казанда тантаналы рәвештә Россия Героеның «Алтын Йолдыз»ы Смирновның балаларына — улына һәм кызына тапшырыла.

Истәлеге

Исеме Казан урамына бирелә.

Автор — М.З.Хәбибуллин