- РУС
- ТАТ
Лейтенант, отставкадагы 2 нче ранг капитаны (1905), революция эшлеклесе, 1905 елгы Севастополь кораллы күтәрелеше җитәкчеләренең берсе
1867 елның 5 (17) феврале, Одесса шәһәре – 1906 елның 6 (19) марты, Березань утравы.
Чыгышы белән дворян гаиләсеннән. Диңгез кадет корпусын тәмамлый (1886). 1886–1888 елларда хәрби-диңгез хезмәтендә, аннары сәүдә флоты судноларында капитан була. 1904 елда яңадан хәрби хезмәткә алына: "Иртыш" транспортында өлкән офицер, 1905 елның гыйнварыннан миноносец белән командалык итә.
1905–1907 еллардагы революция башлангач Севастопольдәге митингларда һәм демонстрацияләрдә чыгыш ясый; 1905 елның 18 октябрендә сәяси тоткыннарны азат итәргә тырышкан демонстрациядә катнаша (демонстрация гаскәрләр тарафыннан утка тотыла). Эшчеләр митингында Севастополь эшче депутатлар советы әгъзасы итеп сайлана.
20 октябрьдә кулга алына, озакламый азат ителә; 1905 елның 11 ноябрендә, Севастополь матрослары, солдатлары һәм эшчеләренең кораллы күтәрелеше башланган көнне, 2 нче ранг капитаны дәрәҗәсе белән флоттан җибәрелә. 14 ноябрьдә "Очаков" крейсеры командованиесен үз өстенә ала һәм үзен Кара диңгез флоты командующие итеп игълан итә, восстаниегә калган корабларны күтәрергә омтыла. Восстаниегә якынча 10–15 судно кушыла, 15 ноябрьдә хөкүмәт көчләренең корабльләре һәм яр буендагы батареялары бомбага тотканнан соң восстание бастырыла, Шмидт кулга алына.
Хәрби-диңгез судына тапшырыла, үлем җәзасына хөкем ителә һәм 1906 елның 6(19) мартында Березань утравында (Очаков янында) матрослар А.Г.Антоненко, С.П.Гладков һәм Н.Ф.Хостник белән бергә атып үтерелә.
Шмидт образы 1905 елгы революция символларының берсенә әверелә. Аның исемен урамнар, суднолар, колхозлар һәм пионер отрядлары йөртә; Березань утравында һәм Севастопольдә һәйкәлләр һәм мемориаль такталар урнаштырыла.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.