Биографиясе

1893 ел, Тамбов губернасының Әҗе поселогы – 1920 ел, Бохара шәһәре янындагы урын.

1910 елдан Верный шәһәрендә (хәзер Алматы).  

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Хәрби-фельдшерлар мәктәбен тәмамлый, Төркестанда кавалерия гаскәрендә фельдшер булып хезмәт итә.

1917–1919 елларда Төркестанда, Җидесуда Совет властен урнаштыру өчен көрәштә, Ташкентта советларга каршы фетнәне бастыруда катнаша. 1919–1920 елларда Кызыл Армиянең мөселманнар хәрби часте штабы башлыгы, 3 нче Коммунистик Интернационал исемендәге 1нче мөселман укчылар батальоны командиры, Җидесу өлкә революцион комитеты рәисе, өлкә хәрби комиссары; 1920 елның сентябреннән Бохара Халык Совет Республикасы хәрби комиссары.

1919–1920 елларда Төркестан ҮБК әгъзасы.

Басмачылар тарафыннан үтерелә.

Әдәбият

Гражданская война и военная интервенция в СССР: Энцикл. М., 1983; 

Алматы: Энцикл. Алматы, 1996.             

Автор – Ф.Г.Миниханов